news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы балалар бакчасында коронавирус таралу турында хәбәр дөрес булмавы ачыкланды

Социаль челтәрләрдә аноним кулланучы 5нче балалар бакчасы хезмәткәренең Covid-19 китереп чыгарган пневмония белән авыруы турында язган.

Чаллыдагы балалар бакчасында коронавирус таралу турында хәбәр дөрес булмавы ачыкланды
Рамил Гали

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чаллының 5нче балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар юк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Чаллы төркемнәренең берсендә 5нче балалар бакчасында эшли торган тәрбияченең коронавирус белән авыруы һәм үпкәсе 36 процент зарарлануы турында хәбәр чыкты. Моннан тыш, аноним автор балалар бакчасында эшләүче тагын бер хезмәткәрнең ире пневмония белән авыруы, үпкәсе 40 процент зарарлануы турында язган.

«Бу балалар бакчасында ни өчен йөзү дәресен үткәрүләрен беләсем килә. Ягъни балалар бассейнга йөри. Балалар бакчасында вирус булуын беләләр бит», диелгән аноним хәбәрдә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә бу мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйттеләр. «2020 елның 21 октябренә белешмә буенча, 5нче балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары, шулай ук Сovid-19 йоктырган авырулар белән элемтәдә булучылар теркәлмәгән. Аноним язмадагы хәбәр дөрес түгел», — диделәр ведомствода.

Республика мәгариф учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча чаралар үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100