Автомобиль әйләнеп каплануда гаепле егет җиде тәүлек рәшәткә артында утырачак

Полицейскийлар яшь шофер исәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 53 штраф булуын ачыклаган.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл-патруль хезмәте автомобиле әйләнеп каплануда гаепле булган машина йөртүче рәшәткә артында җиде тәүлек утырачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Шулай ук ведомствода әйтүләренчә, хәзер полиция бүлегенә «Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять билгеләре булган эш материаллары җибәрелгән.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Казанның Гвардейская урамында патруль автомобиле тонировкаланган номерсыз «Лада» җиңел машинасын эзәрлекләгән. Куыш вакытында полиция автомобиле чит ил машинасы белән бәрелешә һәм әйләнеп каплана.Авариядә колаклары яраланган зыян күрүчене ЮХИДИ инспекторлары хастаханәгә илтә, ә хокук бозучыны яшәү урынында тоткарлый.Соңрак ачыкланганча, «Лада» машинасын йөртүче 25 яшьлек егет быел сентябрь аенда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш, егеткә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 53 штраф салынган.