Балигъ булмаган баланы бәрдерүдә гаепләнүчене суд хөкем итәчәк

Җинаять эше судка тапшырылган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы 22 яшьлек Р. Т.ка карата җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Ул РФ Җинаять Кодексының 264 нче маддәсенең 3 нче часте буенча (автомобиль белән идарә итүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) гаепләнә.
 Тикшерү фаразалаганча, 2011 елның 24 нче августында 21 сәгать 50 минут тирәсендә Т. ВАЗ-201101 автомобиле руле артында Яр Чаллының Камаз-Мастер урамы буенча хәрәкәт иткән.
Юлда күренүчәнлек чикле булып, Т.ның рөхсәт ителгән тизлекне арттырып хәрәкәт иткәне фаразлана, нәтиҗәдә ул җәяүлеләр өчен чыгу урынында балигъ булмаган баланы бәрдергән.
Нәтиҗәдә җәяүленең башы, тәне, эчке органнары имгәнә, бу җәрәхәтләр сәламәтлеккә кискен зыян салып, вакыйга урынында җан бирүгә китерә.
Җинаять эше Яр Чаллы шәһәре судына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.