И.Халимуллин: “Уен салоннары, интернет-салоннарга каршы юнәлтелгән гамәлләр җил тегермәнен хәтерләтә”

Шәһәр хакимиятеннән азык-төлек кибете яки павильоны, аз керемлеләр өчен кибет, аптека ачу сылтавы белән арендага алынган биналарда урнашкан яисә арендага алынган җирдә төзелгән уен һәм интернет-салоннар ябылачак
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Уен бизнесын йөгәнләдек дигәндә, ул шыпырт кына барыбер халыкның акчасын үзләштерү белән шөгыльләнүен дәвам итә, бу Татарстанга гына түгел, гомумән, илебезнең барлык субъектларына хас нәрсә. Быел 1 гыйнвардан башлап, законга каршы килгән уен, интертен-салон хуҗасын җәзага тарту өчен, кассасында 1,5 млн. сум акча җыелган булу шарт, элек исә 250 мең сум сум җитә иде, дип шәрехләде бүген журналистлар белән очрашкан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров.

Зур сумма белән эләккәннәрдән былтыр, мәсәлән, Казанда берсенең 1,7 млн. сум зыян салуы исбатланган, быел Чаллыда бер ҖЧҖ директоры 1 млн. сум, Казанда 3 интернет-салон тотып, комарлы уеннар оештырган бер физик зат 4,7 млн. сум белән “капкан” һәм соңгысы буенча тикшерү эше бара һ.б. Быел 1 гыйнвардан башлап, мондый гамәлләр җинаять эше булып саналмый, әмма гаеплеләрне 500-4000 сум административ җаваплылыкка тарту юлы белән генә бу проблеманы тулысынча хәл итеп булмаячак, дигән фикердә Р.Кадыйров. Шул мәсьәләдә закон проекты РФ Дәүләт Думасына тапшырылган иде, Дума РФ Хөкүмәтенә һәм Югары Судка килешү өчен кайтарылган. Нәтиҗәдә, бу проблеманың әһәмиятен исәпкә алып, ил җитәкчелеге Дәүләт Думасы беренче чиратта каравына ирешер дигән өмет бар, диде ул. Закон проекты буенча, законсыз уен урыны тоткан һәм комарлы уеннар оештырганнарның эше законсыз эшкуарлык эшчәнлеге дип кенә каралмаячак, РФ Җинаять кодексының җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлегенә каршы җинаятьләр турындагы 25 нче бүлегенә кертелеп, фахишәлеккә җәлеп итү, наркопритон оештыру; порнография, наркотиклар тарату кебек дистәләп җинаятькә тәңгәлләштереләчәк. Биредә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 1 млн. сумга кадәр штраф салу турында сүз бара. Моннан тыш, лото уены законда лотереяга кертеп карала, ләкин 2011 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк лотерея турындагы законда лото турында сүз бармый, дип аңлатты республиканың икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе вәкиле.

Биредә тагын бер проблема бар: законда арендага бина бирүченең арендага урын алучының ни белән шөгыльләнүе мөнәсәбәтендә җаваплылыгы юк, фәкать арендага алучы гына җаваплы: аның декларациясендә нинди эш белән шөгыльләнәчәге теркәлгән була һәм ул шуннан тайпылмаска тиеш. Шәһәр хакимиятеннән азык-төлек кибете яки павильоны, аз керемлеләр өчен кибет, аптека ачу сылтавы белән арендага алынган биналарда урнашкан яисә арендага алынган җирдә төзелгән уен һәм интернет-салоннар ябылачак, ягъни арендага хокукы бетереләчәк, чөнки аларның декларациясендә сәүдә ноктасы ачу теркәлгән. Шул рәвешле, алар 1-2 атна эчендә керемнәреннән колак кагачак. Республика буенча бүген Казан белән Чаллыда андый салоннар күп булганга, бу мәсьәлә аеруча кискен тора, мэрияләргә шуның буенча мөрәҗәгать итәчәкбез, дип басым ясап әйтте Рөстәм Кадыйров һәм кыңгыр юлга басып акча эшләүчеләрне нормаль эшчәнлек белән шөгыльләнә башларга киңәш итте.

“Без, дистәләрчә тапкыр һәрберсенең сукмагын таптаган кешеләр буларак, һәр салонның төгәл адресын, ничек эшләвен яхшы беләбез, республикада 500дән артык уен салоны һәм интернет-салон бар, әйтик, быел 834 административ закон бозулары аныкланды, шушы 500дән 689ының эшчәнлеге туктатылды, шул исәптән 399 интернет-салон, 286 уен салоны, 14 покер клубы; тагын 6,8 меңнән артык уен автоматы, җиһазлары тартып алынды”, - дип белдерде шушы ук министрлыкның кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы Илфар Халимуллин.

Уен аппаратларын (берсе-берсе 5 меңнән 50 мең сумга кадәр тора), ачкычларын, платаларын (алары 1-5 мең сум тора), компьютерларын тартып алабыз, салоннарын ябабыз, ләкин эшләгәннәрнең нәтиҗәсе әллә ни түгел, чөнки, икенче көнне үк диярлек, алар яңадан эшли башлый – бары тик атамаларын гына алыштыра, бу гамәл җил тегермәнен хәтерләтә, дип шәрехләде ул. Җиһазларының тимерчыбыклы әрҗә генә түгел, ә уен аппараты икәнен раслау өчен генә дә никадәр вакыт үтә! Җитмәсә, быел көченә кергән 274 нче федераль закон буенча, тик торганда милиция хезмәткәре тикшерү белән уен салонына, интернет-салонга бара алмый, ә гражданнарның шикаяте кирәк. Телдән яисә язма рәвештә шикаять кулда юк икән, тикшерү белән барган хезмәткәребез артыннан ук юллап прокуратурадан килеп җитәләр. Шулай булгач, гражданнарның ярдәменә өмет белән карыйбыз, чөнки ул безгә тикшерү белән бару өчен үзенә күрә юллама кебек, дигән фикердә И.Халимуллин. “Гражданнарга рәхмәт, шикаять язалар, киләчәктә дә язсын, безгә, чыннан да, ярдәм кирәк, ник дигәндә, уртак проблеманы бергәләп тотынсак кына җиңеп була”, - дип мөрәҗәгать итте кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе.