news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз ковидтан үлгән

Пандемия вакытында республикада барлыгы 721 кеше ковидтан вафат булган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада барлыгы 721 кеше ковидтан үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1935, 1941, 1952 һәм 1966 елларда туган дүрт ир-ат, шулай ук 1955 елда туган хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 51 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган.



news_right_1
news_right_2
news_bot