news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар милли хәрәкәте активисты Гаяс Ямбаев ковидтан вафат

Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә 81 яшь булган.

Мәскәү татар милли хәрәкәте активисты Гаяс Ямбаев ковидтан вафат
musulmanam.ru сайты

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев ковидтан вафат. Аңа 10 сентябрьдә 81 яшь тулган.

«Гаяс абый Мәскәүнең танылган татар активисты булды. Милләтне саклау өчен бик күп проектлар эшләде. Ул һәрвакыт беренче булып йөрде, Мәскәү активистлары аны белә. Ул шундый хөрмәтле аксакал иде. Олы яшьтә булуына карамастан, чараларда катнашты, яшьләргә ярдәм итте. Безгә билгеле булганча, ул ковидтан үлгән», — дип сөйләде Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.

Аның сүзләренчә, Көньяк-көнчыгыш округындагы автономия бик танылган, анда татар этнокомпоненты булган мәктәп эшли.

Якынча мәгълүмат буенча, Гаяс Ямбаев пәнҗешәмбе көнне көнне 10:00 сәгатьтә Кузьминки зиратында җирләнә.

Гаяс Али улы Ямбаев 1940 елның 10 сентябрендә Мәскәүдә туган. Аның бабасы мулла булган, аннан ул дини белем алган. 1990 елга кадәр Гаяз Ямбаев Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли. Мәскәүдә татар этнокомпоненты булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары булдыруда актив катнаша.

1998 елда Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайлана. «Фидакарь хезмәт өчен», «Мәскәүнең 850 еллыгы», «Казанның 1000 еллыгы». «Батырлык һәм Ватанга мәхәббәт өчен» истәлек билгеләре һәм күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100