news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә йортны шартлату белән янаучы ир-ат тоткарланган

Йорттан ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча кереп тору урыны оештырылган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәттә Сөләйманова урамындагы 7нче йорттан ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча кереп тору урыны оештырылган. Бу турыда «Знамя труда» газетасы хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүче исерек ир-ат торак йортны шарлату белән яный. Ул үз фатирында баррикада ясаган һәм гранатасы булуын әйткән. Соңрак полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган.

«Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе фатирдан өйдәге киемнәре белән чыгып йөгергән, өске киемнәрен алмаганнар. Алар балалар китапханәсе янәшәсендә һәм чәй белән җылына ала. Әлегә урында саперлар һәм башка махсус хезмәтләр эшли», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot