news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, пассажир зыян күргән

Авария Урыссу бистәсеннән ике чакрым ераклыкта була.

Ютазы районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, пассажир зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 21сентябрь, «Татар-информ»). Ютазы районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария Урыссу бистәсеннән ике чакрым ераклыкта була. «Хендэ Солярис» трассадан кюветка очкан, машинага шактый зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль пассажиры зыян күргән.

«Ашыгыч ярдәм килеп, пассажир утыргычында булган хатын-кызны хастаханәгә алып киттеләр», - дип сөйләде шаһитлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot