Татарстанда юл читенә очып төшкән машинада өч кеше зыян күргән

Авария кичә, кичке бишләр тирәсендә Алабуга районында булган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трасса читенә очып төшкән машинада өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, юл-транспорт фаҗигасе кичә, кичке бишләр тирәсендә Алабуга районының Танайка авылы янында булган. Монда «Лада» машинасы зур тизлектә юл читенә очып төшкән  

Юл-транспорт фаҗигасендә автомобильгә җитди зыян килгән — кузовы изелгән һәм барлык тәрәзәләре диярлек ватылып беткән.

«Өч кеше зыян күрде. Аларның нинди имгәнүләр алуы билгеле түгел. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.