news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль каршыннан юл аркылы йөгереп чыккан бала җитди имгәнгән

Авария узган җомгада Гладилов урамы 24 нче йорт янында булган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыккан бала җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Узган җомгада, 18 сентябрьдә Гладилов урамы, 24нче йорт каршында 9 яшьлек малай «КИА» автомобиле астына эләгә. Беренчел мәгълүматлар буенча, бала тыелган урында юл аркылы чыккан.

Укучы авыр имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Малайның балтыр сөягендә ачык сыну булган, башы һәм тәне тырналган, имгәнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot