news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кечкенә балалары булган гаилә сөрем газы белән агуланган

Фаҗига газ колонкасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда кечкенә балалары булган гаилә сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге хәл бүген төнлә Һади Такташ урамында булган. Тулы бер гаилә — ир белән хатын, 5 һәм 3 яшьлек ике бала агуланган. Барлык зыян күрүчеләрне дә хастаханәгә алып киткәннәр.

Фаҗига газ колонкасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.

Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе оештырылган.

«Күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йортта һәм фатирда газ җиһазларын тоту һәм куллану куркынычсызлыгын тәэмин итү турында закон таләпләрен үтәүне тикшерәчәк», — диде Руслан Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100