Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исерек килеш машина йөртү аркасында өч автомобиль бәрелешкән, бер шофер хастаханәдә
Җиңел машина алда баручы чит ил машинасына килеп бәрелә һәм ул машина бәрелүдән каршы як юлга чыгып, өченче автомобиль белән бәрелешә.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллы янындагы трассада исерек килеш машина йөртү аркасында өч автомобиль бәрелешкән, шоферларның берсе хастаханәдә. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрдәге үз хәбәрчесе сөйләде.
Узган шимбәдә кич сәгать тугызынчыда «Чаллы — Зәй — Әлмәт» юлында транспорт һәлакәте булган. «Хендэ Солярис» руле артында утырган 34 яшьлек ир-ат исерек була һәм алда баручы «Лексус»ка кадәр булган дистанциягә игътибар итми. Автомобильләр бәрелешә.
«Инерция буенча машина каршы як полосага ыргытыла һәм анда каршы килүче „Хендэ Солярис“ маркалы автомобиль белән бәрелешә», — дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Йөртүчеләрнең өчесе дә иминлек каешларын эләктергән булган, тик «Лексус» руле артында утырган 53 яшьлек ир-ат җәрәхәт алган. Табиблар аның башы җәрәхәтләнүен һәм умыртка баганасы сынуын әйткән.
«Лексус» шоферын Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз