news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кешесе шау-шу куптармаска кушкан өчен әнисенең күршесен кадап үтергән

Ир-ат фатир ишеген бик каты кагып, әнисеннән йөз сум акча таләп иткән.

(Казан, 21 сентябрь,«Татар-информ»). Чаллыда ир-ат әнисенең күршесен пычак кадап үтергән, ул аңарга шау-шу куптармаска кушкан булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 43 яшьлек ир-ат әнисе янына иртә таңнан килгән. Ул фатир ишеген шакылдатып, йөз сум акча сорап кычкыра башлаган.

Тавышка әнисенең 48 яшьлек күршесе чыккан һәм исереккә кисәтү ясаган. Тегесе кискен җавап биргән һәм ир-атлар арасында ызгыш купкан.

Күпмедер вакыттан исерек кеше әнисенең күршесен җиңә алмаячагын аңлаган һәм пычак чыгарган. Ул 6 тапкыр ир-атның муенына һәм күкрәгенә кадаган, тегесе шунда ук үлгән.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Чаллы кешесе үз гаебен тулысынча таныган, аны сак астына алганнар.

Тикшерү барлык нечкәлекләрне билгели һәм эшне тикшерүне дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100