news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә төнлә җиңел машина юлда яткан ир-атны таптаган

Җәяүлене 20 сентябрьдә, төнге берләр тирәсендә Радищев урамында бәрдергәннәр.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәдә җиңел машина юлда яткан ир-атны таптаган . Нәтиҗәдә ир-ат һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә, төнге берләр тирәсендә Радищев урамында «Лада» машинасының 30 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайлый алмаган. Караңгыда юлда яткан кешене күрмәгән һәм аның өстеннән чыккан. Алган имгәнүләреннән ир-ат һәлак булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot