news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янындагы юлдан бара торган машинага ут капкан

Имгәнүче кешеләр юк.

Чаллы янындагы юлдан бара торган машинага ут капкан

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать дүрт тирәсендә 101 сак хезмәтенә Тукай районында «Весна-1» бакчачылык ширкәте янында автомобиль януы турында хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, хәрәкәт иткән вакытта Lifan автомобиленә кинәт ут капкан. Ялкын машинаны бик тиз чорнап алган. Машина тулысынча янып беткән. Янгын 3 кв. метр мәйданга зыян салган. Имгәнүчеләр юк.

Янгын автомобильнең механизмнары төзек булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot