news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мунчада чыккан янгынны сүндергәндә хуҗабикә хатын пешкән

Мич дөрес чыгарылмау яки төзек булмау аркасында, мунча тулысынча янып беткән.

Татарстанда мунчада чыккан янгынны сүндергәндә хуҗабикә хатын пешкән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районы «Отделочник» бакчачылык җәмгыятендә бер хатын-кыз мунчада чыккан янгынны сүндергәндә тәнен пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән 112 бердәм номерына бакча участогында урнашкан мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Дача хуҗабикәсе янгынны үзе сүндерергә тырышып караса да, нәтиҗәсе булмаган һәм ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дачага җиде минут эчендә килеп җиткән. Тик мунча тулысынча янып беткән. Янгын мунча миче дөрес чыгарылмау яки төзек булмау аркасында чыккан дип фаразлана.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән һәм зыян күргән хатын-кызны «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100