Казанның Вахитов районы судына мина куелуы хакында хәбәр килгән

Билгесез кеше электрон почта аша суд бинасы һәм шәһәрнең тагын биш сәүдә үзәгендә мина куелуы турында хәбәр иткән.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы судына янә мина куелуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Билгесез кеше электрон почта аша суд бинасы һәм шәһәрнең тагын биш сәүдә үзәгендә мина куелуы турында хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта Вахитов районы суды бинасында кешеләрне эвакуациялиләр.

Агентлык кичә Казанның Вахитов районы судында эш көне шулай ук эвакуациядән башлануы хакында хәбәр иткән иде инде. Әлеге очракта да хат электрон почтага килгән. Бинаны кинологлар этләр белән яхшылап тикшерде. Ммна куелуы турындагы мәгълүмат расланмады.