news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, Ямашев урамында зур бөке барлыкка килгән

Чит ил машинасы «җиделе»нең уң як ишегенә барып бәрелгән, машинага җитди зыян килгән.

Ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, Ямашев урамында зур бөке барлыкка килгән
Екатерина Пронина

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанның Ямашев проспектында ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, зур бөке барлыкка килгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Җомга кичендә чит ил машинасы һәм «җиделе» машинасы Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы чатында юлны бүлешә алмаган. Чит ил машинасы «җиделе»нең уң як ишегенә барып бәрелгән, машинага җитди зыян килгән. Авариядә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел.

Юл-транспорт һәлакәте зур бөке хасил иткән: машиналар агымы Мусин урамына кадәр диярлек сузыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100