420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 августта 9.55 сәгать↨тә Әлмәт-Лениногорск юлында юл-транспорт һәлакәте булган. 31 яшьлек ир-ат идарәсендәге "УАЗ" машинасының тәгәрмәче очып чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шуннан соң машина йөртүче руль белән идарәне югалтып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ" машинасының 1990 һәм 1992 елгы ике пассажиры зыян күргән. Аларны шәһәрнең 3нче поликлиникасына озатканнар.