Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бассейнда 7 яшьлек малай батып үлгән
Фаҗига Химиклар урамындагы саунада килеп чыккан.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бессейнында 7 яшьлек малай батып үлгән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Башлангыч версия буенча, 18 август көнне малай 31 яшьлек әнисе белән сәүдә үзәгенә портфель алырга китә. Анда хатын-кыз ир-ат танышын очрата, шуннан соң алар өчәүләп саунага юнәләләр. Алар бина администрациясенең саунадагы бассейнның - тирән, ә суының бик салкын булуы турындагы кисәтүенә колак салмый. Берникадәр вакыттан соң әнисе бассейн төбендә яткан улын табып ала. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, малай су астында 10 минуттан алып ярты сәгатькә кадәр булган.
Әлеге факт буенча «Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Полиция хәлнең барлык нечкәлекләрен, шулай ук малайның әнисенең кайдалыгын ачыклый. Хатын-кызның балигъ булмаган тагын дүрт баласы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз