news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада танылган галим Нил Ишемгулов вафат

Нил Ишемгуловның бик күп фәнни хезмәтләре Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә багышланган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Уфада танылган галим, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, аңа 2022 елның февралендә 60 яшь туласы булган.

Нил Ишемгуловның бик күп фәнни хезмәтләре башкорт милли хәрәкәте идеологы, дөньякүләм танылган тюрколог Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot