Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тикшерү комитетында Галәвиевның психиатрия экспертизасы төгәлләнмәгәнлеген әйттеләр
Элек Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган» дип танулары хәбәр ителгән иде.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетында Казан мәктәбендә балаларны һәм педагогларны аткан Илназ Галәвиевка карата экспертиза төгәлләнмәгән, дип белдерделәр.
Интерфакс хәбәр итүенчә, ведомство матбугат хезмәтендә комплекслы стационар психологик-психиатрия экспертизасы тәмамланмаган булуын әйтәләр.
Элегрәк Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясендә В. П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәге Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип таныды», — дип хәбәр иткәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз