Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Агымдагы елның 21 июленә республикада ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Алар 1933, 1938, 1951 һәм 1976 елларда туган булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

«Агымдагы елның 21 июленә ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.