news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике фура бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

Шаһитлар сөйләвенчә, Mercedes йөк машинасы алдан бара торган фураны куып җитеп бәрдергән, аннары юл кырыена төшеп киткән.

Татарстанда ике фура бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.00 сәгать тирәсендә Минзәлә районының Хуҗамәт авылы янында ике фура бәрелешкән.

Mercedes йөк машинасы Казахстаннан килгән булган, ә Freightliner автомобиле — Кырымнан.

Шаһитлар сөйләвенчә, Mercedes алдан бара торган фураны куып җитеп бәрдергән, аннары юл кырыена төшеп киткән.

«Германиядә җитештерелгән йөк машинасы йөртүчесе салонда кысылып калган. Аны коткаручылар чыгарган. Ир-атны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100