news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция һәм журналистлар исерек йөртүче катнашындагы аварияләрне кисәтү эшен көчәйтә

Хокук бозучы кеше бер ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырса, аны җинаять җаваплылыгына тарталар.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан йөртүчеләре руль артына исерек килеш еш утыра башлаган. Ел башыннан республикада автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагын ачыклаганнар. Аларда 17 кеше үлгән, тагын 111 кеше имгәнгән.

Шул сәбәпле, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары республикада яшәүчеләргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамавы турында мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Россия Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, автомобиль белән беренче тапкыр исерек килеш идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Хокук бозучы ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырган очракта, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100