news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Зәй елгасында баткан машинада ике ир-ат мәете табылган

Аларның шәхесләре билгеләнгән, ир-атларның икесенә дә 34 яшь булган.

Әлмәттә Зәй елгасында баткан машинада ике ир-ат мәете табылган

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән иртүк Зәй елгасында Сергей Лазин урамы азагында Land Rover внедорожнигы табылган. Елгадан чыгарылган автомобиль салонында ике ир-ат мәете табыла. Аларның шәхесләре билгеләнгән, аларның икесенә дә 34 яшь булган.

«Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов һәм прокурор урынбасары Роман Шипков хокук саклау органнары гамәлләрен координацияләү өчен вакыйга урынына чыкты. Бу хәлнең шартлары ачыклана», — дип аңлатты ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot