news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә биш катлы йортта төнлә суыткычка ут капкан

Янгыннан җиде кешене коткарганнар.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә 101нче янгын сагы чакыру номерына Төзүчеләр проспекты буенча 55нче йортта бишенче катта янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Куе төтен тиз арада подъездны тутырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр төтен баскан зонадан җиде кешене коткарган. Кешеләрне, сулыш алу аппаратлары битлекләре кигереп, урамга чыгарганнар.

Фатирларның берсендә суыткыч һәм бүлмә ишекләре янган. 3.35 сәгатьтә янгын локализацияләнгән, ә биш минуттан соң ликвидацияләнгән. Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Кешеләр зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot