news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан трассасында ике «ГАЗель» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы номеры куелган йөк автомобиленең алгы өлеше бик нык ватылган.

Татарстан трассасында ике «ГАЗель» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
Шаһитлар

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында ике «ГАЗель» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, Казан — Малмыж трассасында Биектау авылы янында ике «ГАЗель» автомобиле бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы номеры куелган йөк автомобиленең (аның кузовында берничә стеклопакет булган) алгы өлеше бик нык ватылган. Шаһитлар әйтүенчә, бәхеткә, машинадагы йөккә берни дә булмаган.

Авариядә бер кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot