news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Чаллыдагы аттракцион хуҗаларына җинаять эше кузгатуны таләп итә

Узган шимбәдә Чаллының Мәдәният һәм ял паркында гадәттән тыш хәл булган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы Чаллыда «Веселые Горки» аттракционы хуҗаларына карата эш кузгатуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде.

Узган шимбәдә, Чаллының Мәдәният һәм ял паркында гадәттән тыш хәл булды. Ул вакытта «Веселые Горки» аттракционында хәрәкәт иткәндә кабинаның бер өлеше өзелде.

Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе башланды.

Соңрак ачыкланганча, һәлакәтнең сәбәбе вагон кабинасының беркетмәләре төзек булмаган, хәрәкәт вакытында алар ачылган.

Хәзер күзәтчелек ведомствосы «Кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән эш башкару яки хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуны таләп итә.

«Прокурор тикшерүе материаллары тикшерү органына тапшырылган», — диде Рамил Әхмәтҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot