news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск кешесе хатынын һәм балаларын үтергән өчен гомерлеккә хөкем ителде

41 яшьлек Айнур Харисов калган гомерен махсус режимлы колониядә үткәрәчәк.

Менделеевск кешесе хатынын һәм балаларын үтергән өчен гомерлеккә хөкем ителде
Елена Саляхова

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Югары суды Менделеевскида яшәүче 41 яшьлек Айнур Харисовны элеккеге хатынын һәм балаларны рәхимсез рәвештә үтергән өчен гомерлеккә хөкем итте.

Ир-ат бөтен калган гомерен махсус режимлы колониядә уздырачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, судта дәүләт гаепләвен Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Югары судында Айнур Харисов соңгы сүз белән чыгыш ясады, анда үзе өчен үлем җәзасы сорады.

Коточкыч фаҗига узган елның декабрендә булды. Ир-ат үзенең элеккеге хатынына, кечкенә балага һәм үги улына пычак белән ташлана. Тагын бер 12 яшьлек бала качып китә алган.

Ир-атны кулга алгач, ул мондый куркыныч адымга көнләшү аркасында баруын сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100