news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән

Автомобильдәге бер кеше имгәнгән.

Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән.

«Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot