Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсенең Зур Ырбишча авылы имамы, өлкән буын дин әһеле вафат
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин аның якыннарына сабырлык һәм түземлек тели.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 17 июньдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсенең Зур Ырбишча авылы имамы һәм мөэзин Хөйдәр Хәзрәт Хәлиуллин вафаты сәбәпле, туганнарының кайгысын уртакалашты.
Россия Мөфтиләр шурасы сайтында шул хакта хәбәр ителә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Түбән Новгород өлкәсенең өлкән буын дин әһелләре вәкиле, дистә еллар Зур Ырбишча авылы мәчетләрендә мөәзин вә имам булып торган мөхтәрәм аксакал Хәлил улы Хәйдәр Хәлилуллин вафаты мөнәсәбәтле туганнары вә якыннарының, мәхәллә вә авылдашларының тирән кайгысын уртаклашам», — диелә хәбәрдә.
Равил Гайнетдин аның якыннарына сабырлык һәм түземлек тели.
«Аллаһ Раббыбыз Хәйдәр хәзрәтнең дин юлындагы ихлас хезмәтләрен кабул кылып, гөнаһларын кичереп, каберләрен нурлы кылып, Кыямәт көнендә киң рәхмәтеннән бүләкләсә иде дия догада торам», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз