news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шартлаткыч җайланма турында хәбәр булу сәбәпле, Казан көллиятен эвакуацияләгәннәр

Технология һәм дизайн көллиятенең электрон почтасына бина эчендә шартлаткыч җайланма куелу турында хат килгән.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Кабан күле янындагы Казан Технология һәм дизайн көллиятендә эвакуация булды.

Агентлыкка билгеле булганча, электрон почтага бина эчендә шартлаткыч җайланма булу турында хәбәр килгәч, кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Вакыйга урынына махсус хезмәтләр килгән, тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100