news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында яшәүче ир-ат суга батып үлгән

Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубай районының Киса авылы янындагы буада 1987 елгы ир-ат батып үлгән. Фаҗига урынында МЧС, полиция хезмәткәрләре һәм Алексеевск эзләү-коткару отряды эшли. 

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат су коенырга булган. 

Гадәттән тыш хәл урынына башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев та килә. «Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Без мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде Станислав Зайцев. 

Эзләү-коткару отряды башлыгы урынбасары Александр Козлов сүзләренчә, быел бу алар карамагындагы территориядә өченче фаҗига. Аларның отряды Кама аръягы зонасының җиде районында эшли. 

Кешеләр санкцияләнмәгән урыннарда су коенуның фаҗига белән тәмамланырга мөмкинлеге турында уйламый. Сүз уңаенда, буада «Коену тыела» дигән аншлаг та бар, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100