news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны Әлфинур Вахитова вафат булган

Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәренә 89 яшь иде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Вахитова авырудан соң вафат булды. Аңа 89 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Әлфинур Вахитова (Әхмәлетдинова) 1931 елның 20 ноябрендә Башкортстан АССРның Мәләвез районы Килтәй авылында туа. «Совет Башҡортостана» республика газетасы хезмәткәре булып эшләгән. 1959-1993 елларда «Йәншишмә» газетасында хезмәт куйган. «Журналистика» белгечлеге буенча Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый.

Узган гасырның 60нчы еллар башында башкорт әдәбиятын яратучылар арасында Әлфинур Вахитова исеме таныла. Аның шигырьләре республика газеталарында еш басыла. 1962 елда Башкортстан китап нәшриятында Әлфинур Вахитованың «Сәскә ата гөлдәрем» дип аталган беренче китабы чыга. 1994 елда ул республика Язучылар берлегенә кабул ителә.

Әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне өчен Әлфинур Вахитовага «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән. Күгәрчен районының Йомахуҗа урта мәктәбе музеенда Әлфинур Вахитовага багышланган почмак бар. Анда шагыйрәнең имзасы куелган китаплары саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100