Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ГЭС буасына кергән пошиларны коткаралар
Коткаручылар көймәдә суга кереп, тавыш сигналлары ярдәмендә хайваннарны ярга таба йөзәргә мәҗбүр итә.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Чаллыда Түбән Кама ГЭСының буасына кергән пошиларны коткаралар. Бу хакта вакыйга урыныннан «Татар-информ» корреспонденты хәбәр итте.
Коткару хезмәтенә ГЭС эшчеләре мөрәҗәгать иткән. Алар буа янында Кама елгасы буйлап дүрт поши йөзгәнен күргән.
Вакыйга урынына алтынчы Зона эзләү-коткару отряды килгән. Көймәдәге коткаручылар тавыш сигналлары ярдәмендә хайваннарны буадан ераккарак куалар.
Бер поши төркемнән якынча 500 метрга аерылган. Коткаручылар хайваннарны коры җиргә чыгарга мәҗбүр итәргә тырышалар.
«Хайваннар коры җиргә чыккач, коткаручылар аларны паркка кадәр озата барачак», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз