news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Бастрыкин Чаллының баш тикшерүчесен вазифасыннан азат итте

Берничә маддә буенча кузгатылган җинаять эшен тикшергән вакытта Камил Халиевны вазифасыннан читләштереп торганнар иде инде.

(Чаллы, 21 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Камил Халиев вазифасыннан азат ителде. Шул хактагы боерыкны Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин имзалаган.

Камил Халиевны берничә маддә буенча кузгатылган җинаять эшен тикшергән вакытта вазифасыннан читләштереп торганнар иде инде. Аңа Төркия гражданинына карата кузгатылган җинаять эшен законсыз төстә туктаткан өчен гаепләү белдерелде. Чит ил кешесе шәһәр кафеларының берсендә балигъ булмаган официант кызга «бәйләнүдә» шикләнелгән.

Камил Халиев Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын 2017 елның октябреннән биләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100