news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Ике пациентның да үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 корбаннарының саны 20гә җитте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

1954 нче елда туган Югары Ослан районында яшәүче хатынны Республика клиник хастаханәсенә 2 нче июньдә китерәләр. Шул ук көнне аны 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән озаталар. Пациентның берничә хроник авыруы була. 18 июньнән сулыш җитмәү сәбәпле, аны реанимациягә күчерәләр һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Табиблар тырышлыгына карамастан, пациент 29 июньдә кан әйләнеше туктатылу нәтиҗәсендә үлгән.

29 июньдә Түбән Кама хастаханәсенә Covid-19 белән авырган кешене урнаштырдылар. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Ул 6 июльдә вафат булды.

«Ике очракта да үлем сәбәбе патологик-анатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100