news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Хафизов вафат

Коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул соңгы өч атнада хастаханәдә дәваланган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген, 21 апрельдә Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы Дмитрий Хафизов вафат булган. Бу мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар.

«Татар-информ» агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, ул коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, вафат булган. Соңгы өч атнада Дмитрий Хафизов хастаханәдә дәваланган.

Ул Татарстан башкаласына Мәрьям Ана Казан иконасын кайтаруда актив катнашкан.

  • Дмитрий Хафизов 1964 елда Саратовта туган. «Комсомолец Татария» газетасы һәм «Татарстан» журналы журналисты булган.
  • 1996 елдан Казан Халык депутатлары советында эшли. Шул ук вакытта иҗтимагый башлангычларда Казан Башкарма комитетын җитәкләгән Камил Исхаковның дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли. 2005 елдан ул Казан мэры Илсур Метшинның киңәшчесе була.
  • Шулай ук Император правослау Палестина җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе дә булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100