news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле җил сәбәпле, Казанда автомобиль өстенә агач ауган

Автомобиль йөртүчесе зыян күрү турында хәбәр юк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Маяковский урамында юлга һәм туктап торган Opel автомобиленә зур агач ауган. Фото социаль челтәрләрдә чыкты.

Автомобиль йөртүчесе зыян күрү турында хәбәр юк.

«Татар-информ» ачыклаганча, бу хәл бүген көндез Университетская урамы буйлап 4/34 йорты каршында булган.

Шаһитлар сүзләренчә, агач көчле җил аркасында ауган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100