news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңгыр суы баскан Казан урамнарын видеога төшереп алганнар

Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләренә шул хакта видеоязма урнаштырган.

Яңгыр суы баскан Казан урамнарын видеога төшереп алганнар

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яңгыр суы баскан Казан урамнарын видеога төшереп алганнар. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләренә шул хакта видеоязма урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, Академик Арбузов урамы буйлап акрын гына машиналар хәрәкәт итә. Шул ук вакытта, юл тулысынча су астында калган, автомобиль йөртүчеләргә мондый участокларны чын мәгънәсендә «йөзеп» чыгарга туры килә.

Кайбер урыннарда тротуар буйлап шарлавыклар агып төшүен күрергә мөмкин.

2нче Азино, «Мегастрой» төзелеш гипермаркеты янында да шундый ук хәл. Биредә дә урам су астында калган, кайбер машиналар юл уртасында сүнеп кала.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100