news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тугыз айлык кызы ваннада батып үлгән Казан кешесенең эшен судка тапшырганнар

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, аның язмышын суд хәл итәчәк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Судка 9 айлык кызы ваннада батып үлгән Казан кешесе эшен тапшырганнар. Ир-ат баланы ваннада ялгыз калдырган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

33 яшьлек ир-атка карата «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча тикшерү эше тәмамланды.

Ир-ат, телефон шалтырагач, ваннада баланы калдырып чыккан. Ул исенә төшеп әйләнеп килгәндә кыз бала суга тончыгып үлгән булган.  

Ир үз гаебен тулысынча таныган, якын арада аның язмышын суд хәл итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100