news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан юлында фура белән бәрелешкәннән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Авария республиканың Югары Ослан районында, Р-241 трассасында Югары Мәми борылышы янында булган.

Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше яньчелгән. Бәрелештән соң йөк машинасының кабинасы яна.

«Татар-информ»га авария шаһитләре хәбәр иткәнчә, юл — транспорт һәлакәтендә такси йөртүчесе һәм пассажир үлгән. Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100