news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Столбище бистәсендә балалар бакчасыннан 200 баланы эвакуацияләгәннәр

Бинада бойлер бүлмәсендә кыска ялганыш булган.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген иртән 101 номерына Столбище авылында Заозерная урамындагы «Әкият» балалар бакчасында төтен исе чыгу турында хәбәр килгән.

Балалар бакчасы администрациясе 220 баланы, 43 хезмәткәрне эвакуацияләгән, беркем дә зыян күрмәгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Алар яну булмавын, ә бина подвалындагы бойлер бүлмәсендә кыска ялганыш булуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot