news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайның көньягында Boeing 737 пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). China Eastern авиакомпаниясенең Boeing 737 пассажир самолеты Кытайның көньягында һәлакәткә юлыккан.

Очкыч Куньминнан Гуанчжоуга очкан. Бортта 133 пассажир булган, дип хәбәр итә РИА Новости Кытай Халык Республикасының милли телевидениесенә сылтама белән.

Кытай үзәк телевидениесе хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot