Әлмәтлеләр юлда йөрү кагыйдәләрен бозалар

Бер сәгатьтә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган.
(Әлмәт, 21 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Дүшәмбе 7 сәгать 30 минутта Әлмәттә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «ТОННЕЛЬ» операциясе уздырылды, дип яза район басмасы.Бер сәгать эчендә 100 ләп машина йөртүче тикшерелгән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Шулай ук куллану вакыты чыккан шоферлык таныклыгы белән руль артына утыручылар, ОСАГОсыз йөрүчеләр, каеш эләктермәүчеләр дә күзәтелгән.