news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә Донбасстан 61 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән

Шимбә көнне Рөстәм Миңнеханов республикада ДНР һәм ЛНРдан килгән кешеләрне кабул итү өчен барлык шартлар тудырырга кушты.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Россиягә Донбасстан инде 61 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Украинаның ике күрше өлкәләреннән килгән кешеләр саны 61 меңгә кадәр артты», — дип ассызыклады ул ДНР һәм ЛНРдан эвакуацияләнүчеләр белән бәйле хәлне хәл итү комиссиясе утырышында. Чара бүген иртән Ростов-Дон шәһәрендә узды.

Россиянең күп кенә төбәкләре аларны үз территорияләрендә кабул итәргә әзер булуларын белдерде. Шимбә көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә ДНР һәм ЛНРдан килгән кешеләрне кабул итү өчен барлык шартлар тудырырга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, эвакуацияләнүчеләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100