news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юлда ватылган машинада өшеп утырган улы белән ир-атны коткарганнар

Җиңел машина кич белән Мамадыш районында федераль трассада сүнеп калган.

Татарстанда юлда ватылган машинада өшеп утырган улы белән ир-атны коткарганнар

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда федераль трассада ватылган машинада өшеп утырган улы белән ир-атны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә кич ашыгыч хезмәтләрне чакыруның махсус 112 бердәм номерына Мамадыш районындагы М7 трассасында «Дэу Матиз» машинасы ватылып калуы турында хәбәр алынган. Хәбәрдә автомобиль салонында өшеп утыручы ир-ат һәм 14 яшьлек үсмернең ярдәм соравы әйтелгән.

5нче янгын сүндерү бүлеге коткаручылары вакыйга урынына чыккан. Килеп җитүгә, алар әтисе белән улын эш машинасына күчеп утырталар һәм кайнар чәй эчерәләр. Шуннан соң аларны килеп җиткән туганнарына тапшырганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100