news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына кош гриппы белән зарарланудан саклану юлларын аңлаттылар

H5N8 белән зарарлану очраклары узган ел ахырында илнең көньягында булган.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Россия халкына H5N8 кош гриппы белән зарарланудан саклану юллары турында аңлаттылар. Кичә илдә аның беренче очраклары билгеле булды.

Вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни үзәк директоры Георгий Викуловка сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч кайбер саклык чараларын үтәргә киңәш итә.

«Сәяхәтләрдә һәм экзотик рестораннарда булганда, пешмәгән кош итен һәм чи йомырка кулланмаска тырышырга кирәк, чөнки алар грипп вирусы белән зарарлану чыганагы булырга мөмкин», — дип саный ул.

Моннан тыш, зарарлану куркынычын киметү өчен кыргый кош итен куллану киңәш ителми. Аучыларга шулай ук сак булырга кирәк.

H5N8 белән зарарлану очраклары узган ел ахырында Россиянең көньягында булган. Ул чакта анда кошчылык фабрикасында инфекция чыккан. Элегрәк дөньяда мондый чирләр күзәтелмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100