news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ут капкан фатирдан ике баланы коткарганнар

Бер баланы подъезддан, икенчесен балкон аша автобаскычтан саф һавага чыгарганнар.

Казанда ут капкан фатирдан ике баланы коткарганнар

(Казан, 21февраль, «Татар-информ»). Казанда яна торган фатирдан ике баланы коткарганнар, аларны табиблар кулына тапшырганнар.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.40 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына шәһәрнең Авиатөзелеш районында, Айдаров урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан соң килеп җиткән. Фатирга кергәч, алар ике баланы урамга чыгаралар: берсен подъезд аша, икенчесен - балкон аша автобаскычтан.

Аннан малайларны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Хәзерге вакытта алар аңнарында. Балалардан тыш, өйдә яшәүче тагын биш кешене коткарганнар. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100